Хәбәрләр
Петухов фамилияле Кайбычлылар Әтәч елына аяк басканда нинди хисләр кичерә?
Тагын санаулы көннәрдән Маймыл елы безнең белән хушлашыр да, горур басып, Әтәч елы килеп җитәр. Борынгы заманнардан ук әтәч - таң ату, уяну, сизгерлек һәм уяулык символы булган. Россиядә христиан дине кабул ителгәнче яңа туган балага кош-корт, терлек-туар яки үсемлекне исем итеп кушу традициясе яшәгән. Ул исемнәр арасында Петух та...
Фәния Петухова, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе:
- Узып баручы ел да безнең өчен уңышлы булды, быел оныгыбыз туды. Әтәч елына да зур өметләр баглыйбыз, күңелле вакыйгалар күп булыр дип ышанабыз. Киләсе елга без тормыш иптәшем белән энҗе туебызны бәйрәм итәчәкбез, ягъни минем Петухова фамилиясен йөртә башлавыма 30 ел була. Алай гына да түгел, үзем дә Әтәч елында туганмын. Әтәч - аерылып торучы, лидер кош. Әлеге елда туучылар хисчән була диләр, бу миңа туры килә. Мин, әтәч һәм тавыклар кебек "чүпләнеп" эшли торган вак эшләр - бәйләргә һәм тегәргә яратам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев