Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Подберезье» агрофирмасы үсемлек мае һәм он җитештерү белән дан тота

Районда үсемлек мае җитештерүче бердәнбер агрофирма булган «Подберезье»да узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Әлеге җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, җәмгыять­нең генераль директоры Марат Гайнетдинов, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев катнашты.

Җаваплылыгы чикләнгән ике җәмгыять: «Подберезье» һәм «Родина» агрофирмалары эшчәнлекләрен үз көчләренә таянып, инвестордан башка алып бара. Мондый хуҗалыклар район­да күп түгел. Алар җитештерүне ике юнәлештә алып бара: «Родина» терлекчелек, «Подберезье» үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Агрофирманың башкарма директоры Александр Котков 2017 елгы эшчәнлекләре турында сөйләде, бу елга куелган бурычлар белән таныштырды.
- Узган ел безнең өчен чагыштырмача уңышлы ел булды. Җитештерү күләмен киметмәдек, җиһазлар, биналар, коллективыбыз элеккечә сакланды. Авыл хезмәтчәннәре һәм җитәкчелек ярдәмендә без икътисади кыенлыкларны җиңә алдык, - диде ул. -Төп эшчәнлегебез авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм саклау, май җитештерү культураларын үстереп, алардан алынган продукцияне сатудан гыйбарәт.
Хуҗалыкта 36 кеше даими рәвештә эшли, утызга якыны вакытлыча яки сезонлы эшкә җәлеп ителә. Авыл хуҗалыгы җирләре 5100 гектарны тәшкил итә, шуның 4560 гектары - сөрү җирләре. Күпчелек мәйданга (2371 га) бөртекле культуралар чәчелә, 770 гектарны күпьеллык үләннәр алып тора. Бер баш шартлы терлеккә 39,9 центнер азык берәмлеге хәзерләгәннәр. Узган ел игенчеләр бер гектардан 21,9 центнер гына ашлык суктыр­ган. Александр Котков машина-трактор паркының торышы белән дә таныштыр­ды:
- Агрофирмада 17 трактор, җиде комбайн, ике йөк машинасы исәпләнә. Күпчелек авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма агрегатлар таушалган, шуңа күрә көндәлек карауны һәм төзәтүне таләп итә. Хуҗалык җитәкчелеге машина-трактор паркын яңартуга зур игътибар бирә. Соңгы ике елда ике комбайн, өч К-744 тракторы алдык, кайбер агрегатларны яңарттык, - диде ул. -Былтыр ындыр табагы, склад, тегермән һәм элеватор склады асфальтланды, территориясенә бетон җәелде. Бу эшләр өчен миллион сумнан артыграк акча тотылды. Агрофирма үсемлек мае җитештерү белән дә шөгыльләнә. Узган ел 4774 литр көнбагыш һәм 80 литр җитен мае җитештердек. Әлеге продукцияне Кайбыч, Тәтеш, Апас район­нарындагы кибетләргә, Казан һәм Мәскәү шәһәрләренә озатабыз. Шактый зур күләмдә он, көрпә җитештердек, алар Кайбыч, Комсомол, Яльчик һәм Апас районнарына озатылды.
Пай җирләрен арендалаган өчен ашлык белән тулысынча исәп-хисап ясаганнар. Җыелышта май җитештерү цехы һәм тегермәннең эшчәнлеге турында да сүз барды. Хәзерге вакытта алар тулы куәтенә эшләми. Кышкы чорда анда хуҗалык хезмәтчәннәрен җәлеп итәргә планлаштыралар. Аларны укытып, май цехының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә уйлыйлар. Марат Гайнетдинов та җитештерү цехын тулы куәткә эшләтү бурычын куйды.
Баш агроном Алексей Абмаев әйтеп узганча, тулаем ашлык җыеп алу күләме биш мең тоннадан артыграк.«Җир кешесенең эшенә һава торышы да үзенең төзәтмәләрен кертә. Алдагы елда корылык белән көрәшсәк, 2017 ел, киресенчә, дымлы булды. Алдыбызга өлгергән, коры ашлык җыеп алу бурычы куелган иде. Арпа уңышы шатландырды, гектарыннан 28 центнерны тәшкил итте, арыш, киресенчә, уңмады. Бүгенге көндә мөһим бурыч - авыл хуҗалыгы техникасын һәм агрегатларын ремонлау», - диде ул. Хуҗалык­та борчак, рапс чәчүне арттырырга, күпьеллыкларны сөреп, яңадан чәчәргә җыеналар.
Техника буенча инженер Александр Евстафьев яшь кадрлар җитешмәүгә зарланды. «Родина» агрофирмасының генераль директоры Иван Чекмарев та чыгыш ясады, ул эшне оештыруда килеп чыккан проблемаларга тукталды. Баш бухгалтер Лариса Крайнова үсемлекчелектән кергән табыш 24 миллионнан артык булуын әйтте, ул хуҗалыкның керемнәре һәм чыгымнары турында хисап тотты.
Альберт Рәхмәтуллин район буенча иң куәтле техниканың «Подберезье»да булуын әйтте.
- Агрофирма механизаторлары - хуҗалыкның тоткасы. Сездә эшкә сәләтле команда тупланган. Биредә игенчелек культурасы һәрвакыт югары булды. Мин сездәге эшнең сыйфатына һәм технологиясенә һәрвакыт соклана идем. Гомумән алганда, узган ел начар эшләмәдегез, ә оештыруның тиешенчә булмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан ашлык югалтуларны булдырмыйча да калып була иде, - диде ул, еллык эшчәнлекләрен бәяләп. - Хуҗалыкта эшләүчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнергә тиеш. Быел без илебез Президентын сайлауларга барачакбыз, дөрес карар кабул итәрбез дип ышанам. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт.
Намуслы хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен район башлыгы Александр Суворовка, Игорь Графовка, Александр Романовка Мактау кәгазе, Степан Пичугинга Рәхмәт хаты тапшырды. Агрофирманың Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләре белән югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар - Владимир Зяблов, Андрей Торхеев, Владимир Байдулов, Михаил Торхеев, Дмитрий Герасимов, Александр Повалихин, белгечләрдән Алексей Абмаев, Александр Котков бүләкләнде.
Фирәдә Сайранова,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Подберезье» агрофирмасы үсемлек мае һәм он җитештерү белән дан тота