Кайбычта православие динен тотучылар Пасха бәйрәмен билгеләп үтә
Бу атнаның якшәмбесендә христиан динендәге кардәшләребезнең көтеп алынган иң якты бәйрәмнәренең берсе — Пасха билгеләп үтелә.
Районыбызның православие динен тоткан авылларында бу изге бәйрәм зурлап билгеләп үтелә. Авылдашлар, туган-тумача, дус-иш бер-берсенә кунакка йөрешә.
Өстәлдә бәйрәмнең төп атрибуты: куличлар, буялган төрле төстәге йомыркалар, тәм-томнар тезелгән. Пасха бәйрәмендә йомырканы гасырлар дәвамында суган кабыгы белән буяганнар, алар кара-кызыл төскә керә. Без бу йоланы үтәргә тырышабыз, хәзер, әлбәттә, махсус стикерлар бар, аларны да кулланабыз.
Түр почмакта акка чигелгән пәрдә артында изге сүрәт тора. Икона янында шәм яна. Өйдә бәйрәм рухы сизелә. Бу көнгә әзерлек алдан башлана. Пасха — зур бәйрәм, без керәшеннәр аны Олы көн дип атыйбыз. Пасха алдыннан йорт-җирне чистарту — бәйрәм кебек. Бүлмәләргә кояш нурлары төшә, күңелдә шатлык, якты була. Табигать уяна, көннәр озыная. Нәкъ шул вакытта без Гайсәнең терелүен билгеләп үтәбез. Бәйрәм көнне чиркәүгә барабыз.
Пасхада балалар өйдән-өйгә кереп тәмле ризыклар җыеп йөри. Аларны һәр йортта шатланып каршы алалар, буялган йомыркалар, конфетлар, прәннекләр һәм печеньелар белән юмарт бүлешәләр. Балалар, өйгә кергәч, Гайсәнең терелүе турында яхшы хәбәр җиткерәләр. "Мондый хәбәр өчен рәхмәт, игелекле теләкләр өчен рәхмәт! — ди хуҗабикә. Ә хуҗа бу вакытта матур савыт-сабага салынган йомыркаларны балаларга суза. Беренче булып килгән кешегә иң юмарт бүләкләр бирелә. Әгәр дә өйгә барысыннан да иртәрәк малайлар килсә, бу зур уңыш билгесе.
Керәшеннәр бу бәйрәмдә һәр кунакка шат. Әлеге игелек һәм иман бәйрәме барлык туганнарны, дусларны, күршеләрне, танышларны бер зур өстәл артына җыя.
Бер-берсенә бүләкләр дә бирешәләр.
Бу хәбәрдә журналист Лия Мәрдегалләмова язмасы кулланылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев