Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә мәктәпләргә сәфәрләрен дәвам итә.

Бу юлы мәктәпләр белән танышуны Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән башладылар. Биредә аларны мәктәп директоры Айрат Кәлимуллин каршы алды. Мәктәпнең тәҗрибә участогында яшелчәләр әйбәт кенә үсеп килә. Хәзерге вакытта азык-төлек блогында ремонт бара. Директор әйтүенчә, мәктәпкә килә торган су торбалары бик искергән, алыштыру таләп ителә.

Азык-төлек блогында да кайбер җиһазларны яңасына алыштыру зарур. Шулай ук, янгын сүндергечләрнең дә куллану срогы үткән. Информатика кабинетына өч компьютер кирәк. Яңа уку елында мәктәптә 34 бала белем алачак, шуларның берсе беренче класска керә. Балалар бакчасында 10 бала йөри. Укытучылар белән тәэмин ителеш буенча проблема хәл ителәчәк. Ашханәгә пешекче кирәк булачак.Олы Подберезье урта мәктәбендә директор Фәнзилә Биктимерова, авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова каршы алды.

— Олы Подберезье урта мәктәбендә һәрвакыт тулы тәртип. Биредә бинаның сакланышына аеруча зур игътибар бирелә, шуңа Фәнзилә Фәһимовнага олы рәхмәтлемен. Бакчаларында да тулы тәртип, узган елгы яшелчәләре әле дә бар, — дип Альберт Илгизәрович биредәге коллектив эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Фәнзилә Фәһимовна әйтүенчә, икенче каттагы тәрәзәләрнең беркеткечләре (крепление) ватыла, алыштыру сорала. Балалар бакчасында барысы да тәртип, алай да тәрәзә пәрдәләрен яңартырга кирәк. Биредә хәзерге вакытта 9 бала йөри, көзгә 11 булачак.

Ульянково төп мәктәбе директоры Натилия Челнокова бинаның икенче катындагы тәрәзәләрне алыштыруны үтенде. Альберт Илгизәрович дүрт класста 12 тәрәзәне алыштырачакларын белдерде. Монда яңа уку елында 39 бала белем алачак. Балалар бакчасында көзгә 11 бала йөрүе көтелә.

Надеждинода филиал җитәкчесе буларак Наталия Челнокова, башлангыч мәктәп мөдире Ольга Дорофеева катнашты. Альберт Илгизәрович мәктәпне, балалар бакчасын, тәҗрибә участогын карап, эшләренә уңай бәя бирде. Булган проблемаларының хәл ителәчәген ышандырды.

Багай башлангыч мәктәбендә киләсе уку елында 13, балалар бакчасында 9 бала булачак. Мәктәптә проблемалар юк. Яшелчә бакчасында да тулы тәртип. Мәктәп янындагы балалар мәйданчыгына ремонт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев