Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Райондагы ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Районның баш ветеринария врачы итеп Радик Рәфыйк улы Сабирҗанов билгеләнде.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдим итте. Аңа коллектив белән уртак тел табып эшләвен, терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә хезмәт уңышлары теләделәр.

Радик Сабирҗанов 1982 елның 31 маенда Апас районының Иске Йомралы авылында туган. 2002 елда Буа ветеринария техникумын, 2009 елда Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган. 2019 елдан Буа районындагы ветеринария берләшмәсе начальнигының эпизоотиягә каршы буенча урынбасары булып эшләгән.
Гаиләле, тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр. Апаста яшиләр.

Кайбычтагы элеккеге ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев вазифасыннан үз теләге белән киткән. Ул анда 2014 елның 30 июненнән бүгенге көнгә кадәр эшләгән. Хезмәтен бәяләп, аңа ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев