Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшче яшьләр белән очрашты
Яшьләр һәрвакыт тормышка позитив карашлы булулары белән аерылып тора, яңа идеяләр белән янып яши.
Район башлыгы белән очрашуга да шундый актив, булдыклы егет һәм кызлар җыелды.
Альберт Рәхмәтуллин аларны төрле тармакларда алып барылучы күркәм эшләр белән таныштырды һәм ачыктан-ачык фикер алышуга чакырды: "Кайсы өлкәдә нинди үзгәрешләр кертер идегез? Нинди киңәш-тәкъдимнәрегез һәм идеяләрегез бар? Алар эшчәнлегебезне тагын да уңышлырак алып барырга булышлык итәчәк. Мин сезне тыңларга әзер!"- диде.
Очрашуда катнашучылар яшьләр үзәге булдыру, төрле проектларда катнашуга булышлык итү, буш вакытны күңелле һәм файдалы итеп оештыру мәсьәләләрен күтәрде. Телефон элемтәсе һәм интернетның сыйфаты, юлларны ремонлау, йорт төзүгә кагылышлы сорауларын җиткерделәр.
Нәтиҗәдә, ватсапта үзләренең төркемен булдырырга, мондый очрашуларны өч айга бер оештырырга кирәк дигән фикергә килделәр.
Альберт Илгизәрович эшче яшьләргә районда калулары өчен рәхмәтен белдерде, эшләрендә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев