Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: Кайбыч Сабантуена рәхим итегез!

— Хөрмәтле Кайбыч районы халкы, кунаклар!

Халкыбызның иң яраткан, көтеп алган ямьле бәйрәме — Сабан туе уңаеннан сезне чын йөрәктән тәбрик итәм! Ерак бабаларыбыздан бүләк булып, игенченең хезмәтен олылау, кыюлыкта, җитезлектә һәм осталыкта ярышу, гадел бәйге асылын тәшкил иткән бу бәйрәм табигатьнең яшәрүен, татар халкының юмартлыгын һәм кунакчыллыгын гәүдәләндерә. Сабан туе каһарманнарына — авылларның уңганнарына, зирәк һәм олпат аксакалларыбызга, билбирмәс батырларга зур игътибар һәм ихтирам күрсәтәбез. Мәйдан уртасында калкып торган биек, шома багана очында бер-берсенә уралып җилфердәгән төрле төстәге тасмалар шикелле, Сабан туенда да күп гасырлар дәвамында туплана килгән милли гореф-гадәтләребез һәм заманча мәдәни юнәлешләр бергә үрелә бара. Сабан туе — туган нигез белән җанлы бәйләнеш ул. Туган йорт хакындагы җылы хатирәләр, сихри курай моңы сыман, һәркемнең күңелендәге иң нечкә кылларга килеп кагыла. Безнең заманда ата-бабаларыбыздан килгән туган телебезне һәм гаилә учагын олылау, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату яшәү нигезләрен ныгыту кебек кыйммәтләрне саклау һәм үстерү аеруча мөһим. Сабан туе һәркемгә халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте белән якыннан танышу мөмкинлеге бирер, туганнары һәм дуслары белән очрашу-күрешү шатлыгы, якты тәэсирләр бүләк итәр дип ышанам.
Без — илебезнең бербөтен, күпмилләтле халкы. Россия көне милли горурлыгыбызны һәм туган илебезгә мәхәббәт хисләрен арттырсын.
Киләчәктә дә күмәк йортыбызда дуслык һәм иминлек булсын. Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр кеше өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәмнәр күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен.
Сезгә ихластан күңел күтәренкелеге, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев