Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычка эшкә кайткан яшь белгечләр белән очрашты
2023 елда төрле уку йортларын тәмамлап, районга 14 яшь белгеч кайткан. Алар бүгенге көндә төрле тармакларда эшли.
Арада укытучылар, табиблар, агрономнар һәм башка һөнәр ияләре бар. Авыл яшьләрен борчый торган проблемаларны ачыклау, аларны чишәргә булышу максатыннан, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь белгечләр белән күзгә-күз очрашып сөйләште.
Очрашу җылы, ихлас әңгәмә рәвешендә барды. Үзе белән таныштырып үткәннән соң, Альберт Илгизәрович яшь белгечләргә Кайбычның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова Кайбычта әле яңа гына хезмәт адымнарын ясаучыларның һәрберсе белән аерым таныштырды. Район башлыгы яшьләрне коллективларда ничек кабул итүләре, хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән кызыксынды. Проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Альберт Рәхмәтуллин яшь белгечләрне кабул итәргә, тыңларга һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде.
— Авыл — тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр сакланучы урын. Аннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый, — диде Альберт Илгизәрович. — Авылны сайлавыгыз — мактауга лаек. Туган җиребезнең киләчәге — сезнең кебек яшьләр кулында. Гаилә корып, балалар үстереп, Кайбычта үз бәхетегезне табарсыз дип ышанам. Сезгә яңа үрләр, хезмәт уңышлары телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев