Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрби белән очрашты

Хәзерге вакытта ялда булучы якташларыбыз шактый, ләкин очрашуга берсе генә килде.

Ул 18 майда туган авылына кайткан, 4 июньдә кабат хезмәт урынына китәчәк. Тормыш иптәше һәм ике баласы бар, алар Казанда яши. Альберт Рәхмәтуллин хәрбинең хәлләрен сорашты, ничек хезмәт итүе белән кызыксынды, проблемалар турында фикер алыштылар. Матди-техник тәэмин ителеш, көнкүреш шартлары һәм гуманитар ярдәм турында да сөйләшү булды. Якташыбыз туклану ягыннан проблемалар булмавын, хезмәт хакының вакытында түләнеп баруын әйтте. Альберт Илгизәрович аңа хәрби бурычын намус белән үтәве өчен рәхмәтен белдерде, исән-сау булып, җиңү яулап кайтуын теләде. Якыннары өчен кайгырмаска кушып, проблемалары булса, аларны чишәргә булышачакларын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев