Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Очрашуга Кече Мәме, Кошман, Олы Подберезье, Чүти авыл җирлекләреннән алты ир-егет килде.

Альберт Рәхмәтуллин аларның хәлләрен сорашты, ничек хезмәт итүләре белән кызыксынды, проблемалары турында фикер алыштылар. Матди-техник тәэмин ителеш, көнкүреш шартлары һәм гуманитар ярдәм турында да сөйләшү булды. Хәрбиләр нык булулары, төшенкелеккә бирелмәүләре, күңелләрендә сугышчан рух булуы турында әйтте. Альберт Илгизәрович аларга хәрби бурычларын намус белән үтәүләре өчен рәхмәтен белдерде, исән-сау булып, җиңү яулап кайтуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев