Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: Хөрмәтле кайбычлылар!

30 август — Татарстан Республикасы көне.

Әлеге бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 
— Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән зур бәйрәм белән чын йөрәктән котлыйм. Татарстан — төрле халык һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган зур гаилә. Бу бәйрәм туып-үскән, гомер иткән газиз җиребезгә карата ярату хисләребезне тагын да көчәйтә, безне якынайта, берләштерә. Күпмилләтле Татарстан, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыгын саклап, алга баруын дәвам итә. Илебезнең алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Татарстан һәм районыбыз ил җитәкчелегенең даими ярдәмен тоеп яши.
Республикада тормышка ашырылучы программалар гражданнар өчен заманча торакта, уңай тирәлектә яшәү, сыйфатлы медицина ярдәме һәм яхшы белем алу, гаилә төзү, балалар үстерү һәм тәрбияләү мөмкинлеген, өлкәннәрнең имин, мул тормышын тәэмин итүне максат итеп куя. Татарстан Республикасы үз бәйрәмен җәмгыятьтәге күтәренке рух һәм киләчәккә якты өметләр белән каршы ала. Халкыбыз мәнфәгатьләрендәге фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Республиканың алгарышы — уртак хезмәтебез җимеше, алдагы көннәргә ышанычыбыз һәм якты өметләребез нигезе. Күпмилләтле халкыбызның рухи-әхлакый хәзинәләре, традицияләренең безнең өчен кыйммәте зур һәм аларны аеруча мөһим дип саныйбыз. Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны, гражданнарның татулыгын саклау һәм ныгыту һәрчак игътибар үзәгендә. Мәдәниятләр һәм диннәрнең күптөрлелеге — бәхәссез өстенлекләребезнең берсе. Без бергәләп Татарстанны яшәү өчен иң гүзәл җир итәргә һәм шул рәвешендә киләчәк буыннарга тапшырырга омтылабыз. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев