Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның чыгарылыш сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

– Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

 Чын күңелдән соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Әлеге бәйрәм ел да кабатланса да, һәр чыгарылыш өчен ул бердәнбер, кабатланмас, матур һәм кадерле мизгел.
Сез укытучыларыгыз, дусларыгыз, классташларыгыз белән саубуллашасыз. Соңгы кыңгырау сезне яңа, зур тормыш юлына чакыра. Мәктәптә алган белемнәрегез барлык планнарыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәр, дип ышанам.
Алга таба кайда гына белем алсагыз да, нинди
генә уңышларга ирешсәгез дә, үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне онытмагыз. Сайлаган тормыш юлыгыз дөрес һәм уңышлы булсын! Сезгә үз юлыгызны, үз эшегезне табуыгызны, үзегезгә, тирә-юньдәгеләргә, туган районга, бөтен республикага файда китерүегезне телим. Мәктәптә соңгы көн – бер чорның тәмамлануы, яңа ачылыш этабы, яңа дөньяга беренче адым. Хәзер сез имтиханнарны яңа укытучыга тапшырачаксыз, аның исеме – тормыш. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, әти-әниләрегез һәм педагогларыгызга уңышлар, бәхет телим! Хәерле юл, кадерле 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев