Район башлыгы мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге белән таныша
Укучыларның җәйге каникуллары бара.
Алар мәктәп яны лагерьларында ял итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән берлектә, Олы Кайбыч, Арыслан, Багай, Иске Чәчкаб, Кече Кайбыч, Бәрлебашы мәктәпләрендә, берничә балалар бакчасында булды.
Әлеге визитның максаты — мәктәпләрдә җәйге каникуллар вакытында башкарылачак ремонт эшләренең күләмен, нинди төзелеш материаллары кирәк булачагын ачыклау, тәҗрибә участокларының торышын карау.
Альберт Илгизәрович мәктәп директорларыннан проблемалары турында сорашты, нинди төр ремонт кирәклеген ачыклады, тәҗрибә участокларының торышына бәя бирде. Бер атна эчендә башка мәктәпләрдә дә булып, ремонт күләмен билгеләп чыгачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев