Район башлыгы өлешчә мобилизация буенча чакырылган якташлар янында булды
Өлешчә мобилизация буенча чакырылып, Казан шәһәрендәге җыелу урынында хәрби өйрәнүләр узучы Кайбыч егетләре янына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация барып кайтты.
Альберт Илгизәрович егетләрдән кәефләрен, сәламәтлекләрен, яшәү шартларын сорашты, нинди проблемалары булуы, банк карталарына хезмәт хаклары күчерелү-күчерелмәве белән кызыксынды. Егетләр аңа барысы да әйбәт булуын белдерделәр, аларның кайберләренә хезмәт хакы күчкән, калганнарына якын көннәрдә күчәчәк диделәр. Хәзерге вакытта Казан Экспо үзәгендә 31 якташыбыз Украинага хәрби операциядә катнашырга әзерләнә.
Хәрби әзерлек узучы егетләр янына район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталия Баһавиева, “Форпост” үзәге директоры Юрий Михайлов, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров, аның урынбасары Илсур Гатиятуллин һәм башкалар барды.
Делегация әгъзалары хәрби хезмәткә чакырылган якташларының сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан Альберт Рәхмәтуллин егетләргә алып килгән төрле кирәк-яраклар, җылы киемнәр, азык-төлек тутырылган рюкзаклар тапшырды. Бу әйберләрнең халыктан җыелган хәйрия акчасына алынуын да искәртте. Егетләр әйтүенчә, аларны 26-27 ноябрьдә махсус операциягә озатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев