Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район көне — шушы җирлектә яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты» җәмгыятенең генераль директоры.

— Хөрмәтле кайбычлылар! Район туган көне уңаеннан иң җылы теләкләремне кабул итеп алыгыз. Бу көн район үсешенә, аның гореф-гадәтләрен саклауга үз өлешен кертүчеләр бәйрәме. Төрле милләт һәм дин вәкилләре тату яшәгән һәм хезмәт куйган районның горурланырлыгы бар — ул кабатланмас матурлыгы белән генә түгел, үзенең кешеләре белән дә дан тота. Район көне — шушы җирлектә яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга. Аның киләчәге, барыннан да элек, үзара хөрмәткә, бер-береңә ярдәм итүгә, төзелешләргә,
халыкка уңай шартлар тудыруга бәйле. Алга таба да һәркем үзенең туган ягы язмышына катнашы барлыгын аңласын иде. Барлык матур эшләрегезне туган ягыгыз үсешенә багышлагыз. Бу бәйрәм сезнең тормышыгызда якты һәм истә калырлык вакыйга булсын.
Сезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек һәм иминлек, эшегездә уңышлар, алдагы көнгә ышаныч телим. Ә районга бәхетле киләчәк, яңа җиңүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев