Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район мәктәпләренең класс җитәкчеләре катнашында семинар үтте

Борындык төп мәктәбе базасында район мәктәпләренең класс җитәкчеләре катнашында семинары үтте.

Семинар эше ике төркемгә бүленеп дәвам итте. Беренче төркемдә Борындык мәктәбенең 3 класс укучылары класс җитәкчесе Лилия Шәмсетдинова белән бергә әзерләгән “Алтын алма” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Икенче төркемдә Гөлназ Җәмилова “Кешеләргә яхшылык бүләк ит!” дигән темага класс сәгате үткәрде.


Төркемнәрдә эшләүдә район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Агния Шоркина, Ульянково төп мәктәбендә урнашкан психология хезмәте үзәге педагог-психологы укытучылар алдында чыгыш ясады.
Алга таба спорт залында семинарның гомуми өлеше булды. Анда семинарда катнашучыларны мәктәп директоры Рания Хуҗина сәламләде һәм мәктәп тарихы, хәзерге тормышы, уңышлары белән таныштырды.
Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Бикмуллина сәләтле балалар катнашында “Без – сәләтле буын” дип аталган бәйге үткәрде. Семинарга йомгак ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгыш чсады. Ул семинарны әзерләүчеләргә, анда чыгыш ясаучыларга сертификатлар тапшырды. Класс җитәкчеләре каршында шулай ук, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев