Районның барлык чыгарылыш класс укучылары Олы Кайбычка җыелды
Быел да район мәктәпләренең 11 классын тәмамлаган укучыларның чыгарылыш кичәләре бергә район мәдәният йортында узды.
Тулы бер тату гаилә бәйрәмен хәтерләткән саубуллашу кичәсе чыгарылышлар күңеленә моңсу да, шул ук вакытта истәлекле дә булып кереп калыр. Быел 11 классны 61 укучы тәмамлады.
Чыгарылыш класс укучыларының шатлыгы йөзенә чыккан, чәчләрен купшы итеп ясаткан, матур күлмәкләр кигән кызлар, җитди костюмнардагы егетләргә карап туйгысыз. Сәхнәгә бер-бер артлы Олы Кайбыч, Федоровское, Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Чүти мәктәпләрен тәмамлаучылар күтәрелде. Класс җитәкчеләре Лилия Булатова (11А), Лиана Гариева (11Б), Наталия Тарасова, Юлия Турова, Татьяна Маркелова, Анита Давыдова, Гөлнур Хәммәтшина да алар белән. Укучыларның мәктәп тормышын күрсәткән видеоларны да тамашачылар яратып карады.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгарылышларга иң матур теләкләрен җиткерде.
—Районыбыз мәктәпләрен быел тәмамлаучы егет -кызларның барысының да аттестат алуларына мин чиксез шат, —диде ул. —Димәк, сез, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, мәктәптә алган белемнәрегезнең тирән булуын күрсәттегез. Барыгызга да үзегез теләгән уку йортларына укырга кереп, тормышта лаеклы урыныгызны табып, чын кешеләр булып калуыгызны телим. Һөнәри белем алгач, туган якларга кайтыгыз. Кайбыч сезне көтә!
Район башлыгы, иң беренче булып, Олы Кайбыч мәктәбе укучылары — химиядән БДИны 100 баллга тапшырган Азат Мусин белән Никита Русовны бүләкләде. Аларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды."Сез Кайбычның данын югары күтәрдегез«,—диде ул, уку алдынгыларына мөрәҗәгать итеп. Газетаның әлеге санын әзерләгәндә, тагын бер сөенечле хәбәр килеп иреште. Никита биологиядән дә бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган булып чыкты. Бу — Никитаның икеләтә җиңүе! Химия укытучылары Гөлия Рәхмәтуллина, биологиядән белем биргән Гөлшат Хәйретдинова өчен дә зур горурлык бу!
Альберт Рәхмәтуллин быел мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлау турындагы аттестатлар һәм беренче дәрәҗәдәге «Укудагы аерым уңышлары өчен» Россия медален (алтын медальләр) алучыларны да бүләкләде. Алар — Олы Кайбыч мәктәбеннән Азат Мусин, Никита Русов, Әнисә Гыйбадуллина, Тимур Хөснетдинов, Нәзилә Гыйрфанова, Иршат Сафин, Аяз Хәсәнов, Чүти мәктәбеннән Диана Чинакина, Олы Подберезье мәктәбеннән Денис Графов. Ә Олы Кайбыч мәктәбеннән Лиана Гарапова, Олы Подберезье мәктәбеннән Алексей Дружинин, Чүтидән Рәзинә Шәрәфетдинова көмеш медальләр — икенче дәрәҗәдәге «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Әлеге укучылар сәхнәгә әти-әниләре белән бергә чыкты, аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров белән мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да чыгарылышларга тантаналы төстә аттестатлар тапшырды.
—Мин ике ел элек, Иске Чәчкаб мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлап, Олы Кайбыч мәктәбенең 10 «Б» сыйныфына укырга килдем. Һәм менә ике елым күз ачып йомганчы узып та китте. Һәрберебезнең алдыбызда зур сынау булып торган имтиханнар тапшырылды. Аттестатларыбыз кулыбызда. Мәшәкатьсез бәхетле балачак, үсмерчак артта калды. Хәзер инде тормышымда җитди адым ясар вакыт килеп җитте. Хыялым —яраткан укытучыларым күңелемә салган белемнәремне эшкә җигеп, үзем теләгән уку йортына укырга кереп, теләгән һөнәремне үзләштерү,— диде Нәзилә Гыйрфанова. —Иске Чәчкаб һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендәге укытучыларыма зур рәхмәтемне әйтеп, аларга киләчәктә эшләрендә, тормышларында зур уңышлар һәм тыңлаучан укучылар теләп калам.
Кече Мәме авылында яшәүче Петр Козин барлык чыгарылышларның әти-әниләре исеменнән чыгыш ясады. Аның улы Александр Федоровское мәктәбен тәмамлаган.
— Безнең балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучыларга чын күңелдән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Сезнең фидакарь хезмәтегезгә, югары һөнәри осталыгыгызга, сабыр һәм ярдәмчел булуыгызга сокланабыз, — диде ул.
Чыгарылыш кичәсе Казаннан килгән артист Самат Нәбиуллинның матур җырлары белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев