Районның мәдәният хезмәткәрләре, гармун моңнары астында, Олы Кайбыч халкын бәйрәмгә чакырып, һәрбер йорттан бүләк җыеп йөрде
Милли бәйрәмебез Сабан туена сөлге җыю — буыннан-буынга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе.
Ул бәйрәмгә берничә көн кала алдан үткәрелә һәм Сабантуйга әзерлекнең төп атрибуты булып тора. Авыл халкы сөлге-яулыклар җыючыларны һәрвакыт шатланып көтеп торган, бүләген дә алдан әзерләп куйган.
Районның мәдәният хезмәткәрләре, гармун моңнары астында, Олы Кайбыч халкын бәйрәмгә чакырып, һәрбер йорттан бүләк җыеп йөрде.
Аларга балалар да иярде. Милли киемдәге егет-кызлар авылдашларын биетте дә, җырлатты да. Сөлге җыю район үзәгендә генә түгел, бүтән татар авылларында да үткәрелде. Бүләкләр халык уеннарында җиңүчеләргә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтүчеләргә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев