Районның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Халкыбыз сәламәтлеге сагында торучы медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре мул табыннар артында кафеда үтте. Аларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде.
— Мин һәрвакыт ак халатлы шәфкать ияләренә хөрмәт белән карыйм һәм аларның авыр, җаваплы, мактаулы хезмәтләре өчен халкыбыз, шәхсән үз исемемнән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Кайбер статистик күрсәткечләрне искә алмаганда, безнең район сырхауханәсе эшчәнлеге уңай бәяләнә. Ә мин сезнең хезмәтне статистик мәгълүматларга таянып түгел, халыкның сезгә карата мөнәсәбәтеннән чыгып бәя бирәм. Чөнки халык әйтсә, хак әйтә, диләр бит. Без халык фикеренә колак салабыз. Аларның уй-фикерләре сезгә карата уңай икән, димәк, бу чыннан да шулай. Барыгызга да тагын бер кат рәхмәт әйтәм. Сезгә Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен, юлларыгызда яхшы кешеләр генә очрасын. Алга таба да бер-беребезгә ярдәмләшеп, халкыбыз иминлеге хакына эшләргә язсын, — диде Альберт Илгизәрович.
Ул хезмәт алдынгыларына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Сырхауханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина да хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде һәм кайбер хезмәткәрләргә сырхауханәнең Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм җыр-биюләр, артистлар чыгышы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев