Районыбызга мәдхия
Хөрмәтле кайбычлылар!
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле кайбычлылар! Район юбилее уңаеннан иң җылы теләкләремне кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәм — район үсешенә, аның гореф-гадәтләрен саклауга үз өлешен кертүчеләр бәйрәме.
Район көне, гадәттәгечә, авыл халкының иң яраткан вакыйгаларының берсе булып тора. Аның киләчәге, барыннан да элек, үзара хөрмәткә, бер-береңә ярдәм итүгә, халыкка уңай шартлар тудыруга бәйле. Алга таба да һәркем үзенең туган ягы язмышына катнашы барлыгын аңласын иде. Барлык матур эшләрегезне Кайбыч районы үсешенә багышлагыз.
Бу бәйрәм сезнең тормышыгызда якты һәм истә калырлык вакыйга булсын. Сезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек һәм иминлек, эшегездә уңышлар, алдагы көнгә ышаныч телим. Ә районга — бәхетле киләчәк, яңа җиңүләр насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев