Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Рамазан – игелекләр ае”,- ди Кайбыч районы мөхтәсибе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барча мөэмин-мөселман кардәшләребезне якынлашып килүче изге Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә бу изге айда уразалар тотып, изге гамәлләр кылып, гөнаһларыбызга тәүбә итеп үткәрергә насыйп әйләсә иде. Коръәндә болай диелгән: «Әй, мөэмин бәндәләр, әүвәл замандагы мөэминнәргә фарыз кылынган кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен, Рамазан аенда ураза тоту сезгә...

Бу аятьтә безгә Рамазан аенда ураза тотуның мәҗбүрилеген күрсәтелә. Гозере булганнар, ягъни шәригать хөкемнәре нигезендә ниндидер сәбәпләр аркасында ураза тотмау рөхсәт ителгән яисә гомумән ураза тота алмаган кешеләр, Рамазан аеннан соң, гозерләре беткәч калган уразаларын каза кылалар, ә инде гозерләре бетми торганнар тиешле урыннарга садакаларын биреп өсләреннән бурычларын төшерәләр. Икенче бер аяттә мондый сүзләр бар: Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез ураза тотсын (Бәкара 185). Рамазан аенда ураза тоту ислам баганаларының берсе булып тора. Аның башка айлардан өстенлегенең берничә сәбәбе бар. Бу айда җир йөзенә Коръән иңә башлый, Кадер киче була. Шуны аңлаган һәр кеше Рамазан аенда сәбәпсез бер генә көндә уразасын калдырмас. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: «бер кеше сәбәпсез Рамазан аенда хәтта бер генә көнгә уразасын өзсә, яңадан гомере буе ураза тотса да, ул аны кайтара алмый» (Тирмизи, 727).
Рамазан аен кеше ашау-эчүдән һам якынлык кылудан сакланып кына түгел, бәлки бөтен начар гадәтләрдән тыелып үткәрә. Шуңа күрә дә ураза тоткан кеше бу айдан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманы ныгый. Бу айда булдыра алган кадәр яхшы якка үзгәрергә тырышыйк, сабырлыкка омтылыйк, рәнҗетүләргә түзик, бер-беребезнең начар якларын күрмәскә тырышыйк.
Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: «Адәм баласының һәр гамәле үзе өчен. Һәр изгелеккә 10 савап, хәтта 700 гә кадәр арттырылыр."
Рамазан ае - сабырлык ае. Аллаһы Тәгалә озын, эссе көннәрдә уразаларыбызны сабырлык белән тотуны насыйп әйләсә иде. Рамазан ае - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Бу айда аеруча мәрхәмәтле булырга тырышыйк. Мохтаҗларгә, ятимнәргә ярдәм итик, ата-аналарыбызга һәм бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк. Чөнки бу айда җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябыла, догаларыбызны арттырыйк, чөнки бу айда догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә.
Аллаһы Тәгалә һәммәләребезгә дә Рамазан аена саулык- сәламәтлек, иман байлыгы белән ирешеп, уразаларыбызны камил рәвештә тотып, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешүче бәхетле колларыннан насыйп кылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Рамазан – игелекләр ае”, ди Кайбыч районы мөхтәсибе