Рәхмәт сезгә, шәфкать ияләре!
Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламәтлек сагында торучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Һәркемнең гомере бер генә һәм барысы да аны сезгә ышанып тапшыра. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән һәм җан саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр — халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Илебез нинди генә авырлыклар алдында калмасын, һәрчак алгы сафларда сез булдыгыз, өмет тулы күзләр сезгә бакты, сезнең ярдәмгә таянды. Алдагы көннәрдә райондашларыбызның сәламәтлек сагында уяу булырсыз, хезмәтегезне намус белән башкарырсыз дип ышанам. Моңың өчен хөкүмәтебез, илкүләм программаларга нигезләнеп, медицина өлкәсенә һәрьяклап булыша, яңа җиһазлар кайтарта, кадрлар мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр бар һәм башка мөмкинлекләр тудырыла. Мөхтәрәм медицина хезмәткәрләре! Гаять тә җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшләрегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетеп яшәвегезне һәм эшләвегезне теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев