Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе кисәтә: «Ачык тәрәзә балалар өчен куркыныч тудырырга мөмкин”

Соңгы арада газета-журналларда да, интернетта да балаларның ачык калган тәрәзәдән егылып төшүләре турында еш язалар. Авыр тән җәрәхәтләре алу сәбәпле, сабыйларның нерв системасына, сөякләренә һәм эчке органнарына зыян килә. Алар тулысынча савыга алмыйча, гомерлек инвалид булып калырга мөмкин. Тагын да аянычрагы, балаларның фаҗига булган урында яисә сырхауханәгә бару юлында һәлак...

Гади авыл йорты тәрәзәсеннән егылып төшү дә бала сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Әлеге бәхетсезлек очракларының күпчелеге ата-аналарның сабыйларын күзәтүсез калдырулары сәбәпле килеп чыга. Шуның өчен уяу булу сорала, кечкенә балаларны үзләрен генә калдырмагыз.
Тәрәзәләргә куелган москит сеткаларга беркайчан да ышанырга ярамый. Алар егылудан саклый алмый, киресенчә, фаҗига килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Бала тәрәзәгә куелган москит челтәргә тәрәзәгә таянган кебек таяна. Челтәр ертылмаган очракта да, аның беркетмәләре сабый авырлыгына чыдый алмый, күпчелек очракта балалар сетка белән бергә егылып төшә.
Йорт җиһазларын бала тәрәзәгә менә алмаслык итеп читкәрәк куегыз. Мөмкин булса, тәрәзәнең аскы өлешен түгел, ә өске өлешен ачыгыз. Берничә сантиметр гына ачылырлык итеп, тәрәзәгә махсус җайланма куегыз. Тәрәзәгә рәшәткә куегыз, ул баланы егылып төшүдән саклаячак. Балаларга тәрәзәгә якын торган караватта сикерергә рөхсәт итмәгез. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз, өлкәнрәк балаларны кечерәкләргә күз-колак булырга өйрәтегез. Бүген балаларны җәрәхәтләнүдән саклаучы җайланмалар бик күп. Сабый тәрәзәне үзе ача алмасын өчен тоткычларга махсус йозаклар да куйдыртып була. Онытмагыз, балаларыбыз гомере иң кадерле һәм бәясез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе кисәтә: «Ачык тәрә...