Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин Физкультурачылар көне белән котлый
11 августта Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башкарма комитетының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин, спорт мәктәбе коллективы белән берлектә, барлык физик тәрбия укытучыларын, тренерларны, спортчыларны, спорт ветераннарын, әлеге тармакка караган оешма хезмәткәрләрен, барлык спорт сөючеләрне бәйрәм белән котлый.
«Әлеге бәйрәм спортчыларны, тренерларны, физкультура укытучыларын гына түгел, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны һәм спортны пропагандалаучыларны берләштерә. Әлеге көн уңаеннан һөнәрен физкультура һәм спорт белән бәйләгән һәркемгә рәхмәт әйтәбез. Сезнең максатчан, җаваплы, мораль һәм физик яктан чыдам булуыгыз нәтиҗәсендә районыбыз дәрәҗәле ярышларда да җиңү арты җиңү яулый. Спортчыларыбыз яулаган җиңүләр, спорт белән бәйле традицияләр дәвамлы булсын.
Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, ә спортчыларыбызга уңышлы стартлар, яңа җиңүләр телибез. Спорт белән шөгыльләнү сезгә шатлык бирсен, тормышыгызны тагын да күңеллерәк һәм кызыклырак итсен».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев