Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте
25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Кешелекнең рухи дөньясын яктыртып, тормышыбызга матурлык бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләре туган җиребезнең, туган телебезнең бөеклегенә дан җырлый, халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклауга, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда намуслы хезмәт куя. Сезнең эшчәнлекне без республикакүләм яулаган җиңүләрегез, районыбыз данын чит төбәкләргә яңгыраткан уңышларыгыз аша бәялибез. Мәдәният өлкәсендә куйган намуслы хезмәтегез, үз эшегезгэ тугры калуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, Кайбычыбызның матур киләчәге хакына иҗади югарылык, райондашларыбызны рухи, мәдәни яктан баетуда уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев