Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: " Укытучылар көне котлы булсын"

5 октябрь – Халыкара укытучылар көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Сезгә булган барлык ихтирам хисләрен белдерү өчен сүзләр табу җиңел түгел, чөнки сез укучыларга белем дөньясының серләрен ачасыз. Беренче укытучының якты образы һәрвакыт иң кадерле һәм якын кешеләр белән янәшә тора.
Гомер буена без үзебезне мөстәкыйль фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә өйрәткән, сәләт-мөмкинлекләребезне ачарга ярдәм иткән укытучыларыбызны истә тотабыз. Бүген дә барысы да сездән – укытучылардан башлана. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, җәмгыятьнең үзе дә. Укытучы һөнәренә сәләтлеләр – асыл затлар. Үзен аямыйча, эчкерсез, бала шәхесенә саклык белән генә карап хезмәт иткәннәрдә генә бу сәләт тулаем рәвештә ачыла. Шуңа күрә дә укытучы гомер-гомергә һөнәри осталык буенча да, рухи сыйфатлар буенча да югары таләпләр куелган иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булып санала. Бүгенге көндә бу һөнәргә таләпләр күп тапкырлар арта бара. Сезгә педагогик сәләтегезнең тулаем тормышка ашуын телим. Ирешелгәннәр белән туктап калмау, белем бирү һәм үз белемегезне үстерү укучыларның мәхәббәтен, хезмәттәшләрнең һәм ата-аналарның хөрмәтен яулауга, туганнар һәм якыннарыгызның сезнең өчен горурлык хисе кичерүенә китерә. Үз хезмәтегезгә кызыксынуыгыз кимемәсен, һәрвакыт эзләнүдә булыгыз. Сез изге күңелле, игътибарлы, укучыларны үз артыгыздан белем дөньясына кызыксындырып алып керә аласыз. Сәламәтлек, уңышлар, эшегездән канәгатьләнү хисе алып, тормышның һәр мизгелендә бәхет һәм шатлык кичерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев