Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!”
4 июньдә барлык мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
«Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Бу көннәрдә мөселманнар якты сөенеч һәм канәгатьлек хисләре кичерә, Аллаһы Тәгаләгә аның чиксез рәхмәт-мәрхәмәте өчен олылау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Коръән Кәрим кушканнарын төгәл үтәп, изге Рамазан ае дәвамында ураза тотып, мөэминнәр ихлас догалары белән җаннарына сафлык өстәде, өммәтнең әхлакый нигезләре тагын да ныгуга үз өлешен кертте. Ураза гаетен бәйрәм итүдә ата-бабаларыбызның күпгасырлык дини, рухи традицияләре чагылыш таба. Алар дуслык һәм татулык идеяләренә, туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән. Күп милләт һәм төрле дин тотучылар вәкилләре дус-тату гомер кичергән районыбызда Ураза гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе. Дин тотучыларның бу көннәрдә камилләшүгә, шәфкатьлелек һәм миһербанлыкка омтылышы тагын да ныгый, алар бергәләп гыйбадәт кыла, мул табыннар тирәли җыелыша. Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын! Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев