Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!”

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар. Аллаһы Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар.
Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте белән рухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде, ул хакыйкатьне ялганнан, пакь җанлы адәмнәрне гөнаһлылардан, чын гыйлемне ялгыштан аерырга ярдәм итә. Дөньядагы миллионлаган мөэмин юмартлыгы, бихисап нигъмәтләре, кешеләргә гомер, акыл, сәләт биргәне өчен Раббыны данлый, аңа мәдхия укый.
Ураза бәйрәмен уздыру традицияләре мөсел ман нарның тынычлыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуларын ачык чагылдыра. Мөселманнар Хак Тәгаләне риясыз олылау һәм диндәшләрен «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән сүзләр белән тәбрикләү өчен мәчетләргә җыела. Мохтаҗларга ярдәм итү, тәэсирле вәгазь һәм дустанә мөнәсәбәт – болар барысы да гаетнең аерылгысыз өлеше. Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев