Район башлыгы Багайдагы мәктәптә һәм балалар бакчасында булды
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин райондагы мәктәпләрнең торышы, мәктәп яны участокларында яшелчәләр, җиләк- җимеш үстерү белән танышуын дәвам итә. 27 июньдә ул мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә Багай башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында булды.
Багай мәктәбендә аларны авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина, башлангыч мәктәп мөдире Евгения Мареева, балалар бакчасы мөдире Гүзәл Сәлахова каршы алды.
Башта балалар бакчасын карап чыктылар. Альберт Илгизәрович проблемалары белән кызыксынды.
- Бу мәктәп- бакча комплексында 20 укучы белем ала, анда 10 бала йөри. Балалар бакчасына йөрмәүче нәниләр дә бар, - дип эшчәнлекләре белән таныштырды Рушания Кузнецова.
- Балалар бакчасында балалар өчен төрле занятиеләр үткәрелә, алар әйләнә-тирәне танып белергә өйрәнә,, фикерләү сәләте үсә. Өйдә дәү әниләре белән утыручы балалар бакчадагылардан калыша, билгеле. Шуңа күрә бакчага мөмкин кадәр күбрәк бала йөртергә кирәк, - дип киңәшен бирде Альберт Илгизәрович.
Аннан соң, алар мәктәп, балалар бакчасының яшелчә бакчасын карадылар. Биредә бәрәңге, кишер, чөгендер, кыяр, кабак, кәбестә утыртылган.
Багай башлангыч мәктәбендә узган ел гына капиталь ремонт үткәрелгән иде. Шуңа күрә катлаулы ремонт эшләре таләп ителми. Шулай да, Рамилә Миңнуллина коридор стеналарының аскы өлешен караңгырак төскә буярга тәкъдим итте. Чөнки ачык төстәге стеналар тиз пычрана. Спорт залга да җиһазлар кирәк. Боларның барысын да район башлыгы уңай хәл итәргә вәгъдә итте.
Узган ел мәктәп янында балалар мәйданчыгы да төзелгән. Тулаем алганда, район башлыгы мәктәп, балалар бакчасы эшен уңай бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев