Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин идарә мәктәбе программасы буенча укуларда катнашты

"Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе программасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләрен укыту семинары үткәрелде. Әлеге семинарда катнашучылар белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты. "Безне беркем дә идарә итәргә өйрәтмәде, бу - безнең тормыш тәҗрибәбез, - диде ул. - Бүген махсус белем бирү программалары нәтиҗәлерәк эшләүгә юнәлдерелгән"....

Әлеге программа буенча укуларда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Анда Татарстандагы проектлар белән стратегик идарә итү моделе буенча зур сөйләшү булган. Ул эшчәнлекне нәтиҗәле итеп оештырырга, эш алымнарын тагын да ныграк камилләштерегә мөмкинлек бирә. Стратегик сессия 9-11 июньдә узды, июль, августта тагын шундый укулар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин идарә мәктәбе программасы буенча укуларда катнашты