Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычтагы суд приставларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли
"Судлар эшчәнлегендә тәртип тәэмин итү, суд карарларын һәм башка төрле актларны мәҗбүри үтәтү белән бәйле булганга, сезнең хезмәтегез гаять дәрәҗәдә катлаулы.
Еш кына сез вакыт белән исәпләшмичә хезмәт куясыз, шулай да, авырлыклар алдында югалып калмыйча, эшегезне тиешле дәрәҗәдә алып барасыз һәм һөнәри бәйрәмегезне югары нәтиҗәләр белән лаеклы каршылыйсыз. Федераль суд приставлары идарәсенең Кайбыч районындагы хезмәткәрләренә, хезмәт бурычын үтәгәндә киеренке шартларда җаваплылык тоеп эшләгәннәре, намуслы булганнары өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга да саулык, иминлек, хезмәт уңышлары телим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев