Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгате
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин редакциябез аша аларга мөрәҗәгатен җиткерде:
"Җәмәгатьчелек, хакимият игътибарын мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына, аларның хокукларын яклауга юнәлдерергә тиешле үзенчәлекле көн бу. Хәзерге вакытта районда 36 Бөек Ватан сугышы инвалиды, гомуми авырулар буенча 1623 инвалид исәпләнә, шуның 46сы - балалар.
Декабрь аенда ел саен үткәрелә торган игелек декадасы - инвалидларны кайгыртуга кертелә торган бик кечкенә өлеш. Аларга безнең тарафтан даими игътибар кирәк. Инвалидлар ункөнлегендә генә түгел, көн саен".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев