Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламәтлек сагында торучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
«Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый, -диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. -Сез сайлаган һөнәр халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Район үзәк сырхауханәсендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында авырулар тәненә сихәт ала, профилактика үтә. Райондашларыбызның савыгып аякка баскач,яхшы кәефе дә, җитештерүчән эшләве дә, гомер озынлыгы да үз һөнәрегезне ни дәрәҗәдә күңел биреп, намус белән башкаруыгызга бәйле. Шунысы бәхәссез, сәламәт кешеләрдән торган җәмгыять кенә көчле була. Медицина хезмәткәрләренә гаять җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүләрен телим».
Нет комментариев