Район буенча 1727 гектарда кукуруз урасы калган
Районыбыз хуҗалыкларында быел барлыгы 4219 гектар мәйданда кукуруз үстерелде. Район хуҗалык-ларында хәзер әлеге культурадан силос салу дәвам итә. Бу сусыл азыкны терлекләр ярата, ул продуктлылыкны арттырырга ярдәм итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 октябрьгә барлык мәйданнарның 2492 гектарында эш башкарылган. Кукурузның 1526 гектары-силоска, 996 гектары малларга ашату өчен урылган. Район буенча тагын 1727 гектарда кукуруз урасы калган.. Ул "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында - 1153, икенчесендә - 1236, өченчесендә - 1500, "Подберезье"да - 250, "Яңа юл" хуҗалыгында 80 гектар мәйданда игелгән. Беренче филиалда барлык мәйданнарның 69,7, икенчесендә - 62,8, өченчесендә - 56,3, "Яңа юл"да - 67,5 проценты җыеп алынган. Район буенча 55929 тонна силос салу планлаштырылган. Хәзергә шуның 27826 тоннасы салынган. Бу эштә "Гөбенә" лидерлар рәтендә бара. Биредә 10930 тонна силос салынган инде. Район буенча һәр баш шартлы терлеккә бүлеп исәпләнгәндә, 28,3 центнер азык хәзерләнгән. Бу - кышлату чорында да мул продукция җитештерүгә ныклы нигез дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев