Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Бу бәйрәм җәм гыятьнең рухи үсешенә һәм рес публикабызның күп милләтле бай мәдәни мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертүчеләрне берләштерә. Мәдәният хезмәткәрләре мәгърифәтне үстерү эшенә хезмәт итә, иҗади эшчәнлеккә карата соклану һәм хөрмәт хисләре тәрбияли. Мәдәният хәзерге заманда ял итү һәм күңелле вакыт үткәрү генә түгел, ә фикерләү алымы, үткәннәр, бүгенгесе, киләчәкне танып белүнең бер ысулы, тирә-юньдә рухи мәйдан булдыру чарасы. Эшчәнлегебез әйләнә-тирәдәгеләрне һәм үзебезне сөендереп торсын!
Чын күңелдән нык сәламәтлек, илһам, иҗади ялкын, кызыклы идеяләр, гаилә бәхете һәм имин тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев