Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров Халыкара укытучылар көне белән котлый

«Хөрмәтле укытучылар, мәгариф тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарыбыз!

Сезгә тормышыгызны иң мөһим һәм игелекле эшкә - балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлавыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Мәктәп еллары - һәр кеше өчен җаваплы чор. Киләчәк тормышыбызның нинди булуы балачакта укыган дәресләребезгә бәйле. Сүз парта артында алган белем һәм күнекмәләр турында гына бармый. Педагогларның бурычы тагын да зуррак - шәхескә яхшылыкны яманлыктан, әдәплелекне әхлаксызлыктан, ватанпәрвәрлекне хыянәттән аерырга өйрәтү.

Беренче чиратта сезгә сабырлык һәм зирәклек, шулай ук ныклы сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим. Укучыларыгыз сәләтле һәм акыллы булсын, якыннарыгызның күңел җылысын һәм игътибарын тоеп яшәгез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев