Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район мәшгульлек үзәгенең баш бухгалтеры Гөлфия Ганиева җиңү яулады. Нинди бәйгедә һәм ничек икәнлеген моннан укый аласыз

Без хәзер шундый заманда яшибез ки, берәүнең дә кул кушырып өйдә утырасы килми. Элегрәк пенсия­гә чыгу яшен генә түгел, бәлки көнен дә бармак бөгә-бөгә санаган өлкәннәр дә: «Мин әле егәремдә! Мин эшлим әле», - дип чәчрәп торалар. Алар йә булмаса башкарган эшләрендә эләгеп торырга тырыша, йә булмаса, пенсиясенә өстәлгән кереме...

Көн кадагында яшьләр бит әле. Менә алары кайвакыт әйбәт кенә эшләп йөргән җирдән эшсез калалар. Йә эш урыннары ябыла, йә үзләрен берәр сәбәп табып, эштән чыгарып куялар. Күп вакыт балалары еш авырып йөдәтә торган әниләр кыен хәлдә кала. Һаман саен бюллетеньдә йөргән хезмәткәр элек тә макталмый иде. Хәзер инде бигрәк тә көйләп-чөйләп тормыйлар. Зур белем алып та эшсез йөрү оят инде үзләренә. Шулай да кайберләре, үз-үзләрен җиңеп, безнең янга килеп теркәләләр. Киңәшне тота белгәннәре, тормышларын үзгәртергә әзер торганнары әйбәт кенә яшәп тә китәләр. Менә язу-сызу белән шөгыльләнгән бер егетебез аптырап калды: «Бүтән эш белмим бит мин», - ди. Кафега урнаштырдык. Менә дигән аш-су остасы дигән дан алды бу ир-егет. Гаиләсенең дә тамагы тук. Татар теле укытучылары күп­ләп эшсез калмагае дип тә куркып торабыз әле. Белемле, үз дәрәҗәсен белә торган категория бит инде болары. Менә берсе берара төшенкелеккә бирелеп йөрде, йөрде дә, бизнеска кереп китте.
Мондый күчеш тик торганнан гына була алмый, әлбәттә. Ләкин без ни өчен?! Шундыйларга юнәлеш бирер өчен бит инде. Яңалыктан курыкмаган кешеләрне үзебездә дә, Казанга җибәреп тә укытып кайтарабыз. Менеджмент курслары, компьютерга өйрәтә торган дәресләр профессиональ үсеш өчен бик тә кирәкле, гамәли кулланышы булган белем бирә. Шундый таныклык йә дип­ломы булган кешенең бәясе үсеп китә. Ул инде, «бүрәнәнең кайсы башыннан тотасын» белгәч диик инде, һич курыкмый үз эшен башлап җибәрә, кибет ача ала. Гади чәчтараш, яки тырнак буяу остасы да тилмереп яшәми инде ул. Ягъни һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!
Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе ирләр. Ләкин район җирендә аларга эш азрак. Без аларга ешрак машина йөртүче урыннары тәкъдим итеп карыйбыз инде. Көннәр җылынуга, эшне алар үзләре дә таба. Кем йортлар салырга чыгып китә, кем башка төрле ирләр эше юллый. Хатын-кызларга эш урыннары табу җиңелрәк. Аш пешерүчеләр, бухгалтерлар кайда да кирәк. Күбрәк урта яшьтәге кешеләр мәшгульлек һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә килеп «егылучан». Гозере төшкән кеше елаучан да була. Алар өчен киштәдә тынычландыргыч дарулар тора, чәйнектә чәй кайный. Әмма бит алар тынычлану өчен генә килми. Аларга акча кирәк, аларны өмет китерә! Югыйсә, пособие акчасы кибеткә бер кереп чыгарлык кына инде. Стажы бер дә булмаган, яки эштә өзеклеге бер елдан артып киткән кешеләр хөкүмәттән нибары 850 сумга өметләнә ала. Дүрт меңнән артык түли торган статьялар да каралган. Кайберәүләр өчен шул аз акча да тормышта ялганып тору чыганагы була ала.
Без бит тере кешеләр. Безгә килеп бер күренгән кешене күздән яздырмыйбыз. Әнә бер якташыбыз, яшь хатын, төрмә шулпасы чүмереп кайтты. Хәзер аның баласы да бар. Казна йортында ни гаебе өчен утыргандыр, анысының йөгенә кермибез, әмма бу хатынны мөмкин кадәр кайгыртабыз. Эшкә кереп-чыгып йөргән арада баласына бүләкләтә, киемләтә ярдәм күрсәтәбез.

Эшсезләрнең барысы да мохтаҗ да түгел. Арада бөтенләй шомалары бар. Әйтик, безгә хисапка басып куя да, үзе шабашкага чыгып китә. Ә нигә - пособие дә, стаж да бара, читтә акчаны да әйбәт кенә эшләп кайта. Ә менә бер өлкән яшьтәге хатынның картаеп килә торган улы еллар буе беркайда да озаклап эшләми. Безгә килеп теркәлә дә, кушкан җиргә барып, бер-ике атна йөк бушатыпмы анда, вахтер булып торыпмы, эшләп кайта да, тагын бездә теркәлә. Менә шундый игелексез бала. Гаиләсе, балалары булмагач, ваемы юк, үзен үтә җавапсыз тота. Ә әни... Әни түзә ул, сабыр гына улын асрап ята.
Мәшгульлек үзәге хезмәтенә 19 апрельдә 25 ел тулды.
Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әлеге дата уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Анда Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен һәм призёрларын бүләкләде. Әлеге хезмәт барлыкка килүнең 25 еллыгына әзерлек кысаларында игълан ителгән бәйгедә һөнәренең остасы исеме өчен рес­публика буенча 104 хезмәткәр көрәште. Кайбыч районы мәшгульлек үзәгенең баш бухгалтеры Гөлфия Ганиева әлеге бәйгенең "Кешеләргә хезмәт итүдә" номинациясендә беренче, әйдәп баручы белгеч Гөлнара Баһавиева "Халыкны эшкә урнаштыру буенча профессионал" номинациясендә өченче урынны яулады. Алар өч этап үтеп, үзләренең һөнәри осталыкларын, ирешкән уңышларын һәм иҗади идеяләрен күрсәтте. Бәйгенең төп шартларының берсе - инша-эссе язу иде. Гөлфия Ганиеваның (рәсемдә сулда) иҗади эшен укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район мәшгульлек үзәгенең баш бухгалтеры Гөлфия Ганиева җиңү яулады. Нинди бәйгедә һәм ничек икәнлег...