Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район укучылары арасында үткәрелгән йөзү буенча ярышларда Олы Кайбыч мәктәбе командасы җиңү яулады

"Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район укучылары арасында йөзү буенча ярышлар үтте.

Бу көнне укучылар ирек­ле стильдә 50 метр арага йөзүдә көч сынашты. Әлеге ярышларда районның 12 мәктәбеннән 62 егет һәм 34 кыз катнашты. Биш сәгатькә сузылган көрәштән соң, бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. 2008 елгы малайлар арасында шәхси беренчелектә Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Ризван Гарифуллин белән Хәлил Сабитов беренче-икенче урыннарны яулады. Мәлки төп мәктәбеннән Динар Хәбибуллин өченче урынны алды.
2006-2007 елгы малайлар арасында Олы Кайбычтан Инсаф Гыйниятуллин һәм Азамат Галиуллин беренче-икенче урынны яуласа, өченче урын Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Игорь Шпаковка бирелде. 2004-2005 елгы малайлар арасында Мәлки төп мәктәбеннән Данила Губеев иң җитезе булды. Икенче-өченче урыннарны Олы Кайбыч мәктәбеннән Ришат Гаттаров белән Булат Михайлов үзара бүлеште.
2002-2003 елгы малайлардан Олы Кайбыч мәктәбеннән Рәдиф Сөнгатуллин иң яхшы күрсәткечкә иреште (30,33 секунд). Шул ук мәктәптән Гадел Маннанов өченче урынга чыкты. Ә икенче урынны Кошманнан Салават Садриев алды.
2000-2001 елгы егетләр арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән Булат Мотыйгуллин - беренче, Олы Подберезье мәктәбеннән Олег Корнилов - икенче, Чүти мәктәбеннән Александр Серебряков - өченче урында.
2008 елгы кызлар арасында шәхси беренчелектә Олы Кайбыч мәктәбеннән Язилә Гарифуллина һәм Наилә Әхмәтҗанова җинү яулады. Мөрәле мәктәбеннән Милана Гермашина өченче күрсәткечкә иреште. 2006-2007 елгы кызлардан Олы Кайбыч мәктәбе укучыларына уңыш елмайды. Алинә Батталова җиңү яуласа, икенче-өченче урыннар Камилә Шәрәфиева белән Адилә Гарифуллинага бирелде. 2004-2005 елгы кызлар арасында да Олы Кайбыч мәктәбе укучылары өстен чыкты: Камилә Гарәфетдинова - беренче, Алинә Тимергалиева - икенче, Ләйлә Зиннәтуллина - өченче урында. 2002- 2003 елгы кызлар арасында Мәлки мәктәбе укучысы Кристина Блинова җиңү яулады. Икенче-өченче урыннар Олы Кайбыч мәктәбеннән Камилә Вишнякова белән Ильвина Җәләлетдиновада.
Команда беренчелегендә барлык яшь категориясендә дә Олы Кайбыч мәктәбе укучылары ышанычлы җиңү яуладылар.
Җәмилә Сәгыева,
"Салават күпере"
спорт-сәламәтләндерү комплексы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район укучылары арасында үткәрелгән йөзү буенча ярышларда Олы Кайбыч мәктәбе командасы җиңү яулады