Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район үзәк сырхауханәсенең врач-онкологы туры эчәк рагы һәм аны китереп чыгаручы сәбәпләр турында сөйләде

Рак авыруы ел саен җир йөзендә миллионнарча кешенең үлеменә китерә.Туры эчәк рагы алга киткән илләрдә дә күзәтелә. Әлеге чир ирләрдә дә, хатын-кызларда да очрый. Башка яман шеш авырулары арасында өченче урынны алып тора. Район үзәк сырхауханәсенең врач-онкологы Бәхтияр Нигъмәтуллин журналист сорауларына җавап бирде.

- Авыру ничек килеп чыга?
-Бу куркыныч чир күп очракта ит һәм терлек майларын артык күп ашаудан, клетчатканы аз кулланудан һәм хәрәкәтнең аз булуыннан барлыкка килә. Шулай ук эчәклектәге хроник авыртулар да барлыкка китерергә мөмкин. Әлеге чир тиз генә таралмый. Башта ул озак вакыт бер урында эчәклек буенча - өске һәм аскы өлешкә таба үсә. Туры эчәкне бөтенләе белән каплап алыр өчен 1,5-2 ел вакыт кирәк. Шуннан соң шеш туры эчәк янындагы органнарга тарала башлый: таз сөякләренә, эчәклекнең стенкасына, соңыннан кан һәм лимфа буенча яман шеш күзәнәкләре бөтен организмны чолгап ала. Туры эчәк яман шеше бавырга, үпкәгә якын урнашкан лимфоузелларга метастазлар бирә. Бүтән яман шеш авырулары кебек туры эчәк рагы да 5-15 процент очракта табибка баргач кына беленә.
- Туры эчәк рагының беренче билгеләре нинди?
- Әлеге чир булса, арт юлдан кан, лайла яки үлек бүленеп чыгуы күзәтелә. Эч китү белән эч кату да аралаша. Туры эчәктә авырту һәм уңайсызлыклар сизелә, олы йомышны үтәгәндә авырта, организм хәлсезләнә, тиз аручанлык күзәтелә.
- Чир ничек ачыклана?
- Туры эчәк рагын арт юлдан тикшереп беләләр. Моны табиб-проктолог ачыклый. Шулай ук бу авыруны тизәк анализыннан да белеп була. Бу анализ тизәктәге күренмәгән канны ачыкларга булыша. Бездә дә диспансерлаштыру узган вакытта бу анализны карый башладылар. Анализ 48-75 яшькә кадәрге кешеләрдән алына. Бу анализ буенча гына яман шеш диагнозы куелмый. Диагнозны раслау өчен ректороманоскопия яки колоноскопия үткәрәләр. Бу тикшерүләр вакытында биопсия ясап, шешнең нинди икәнен ачыклыйлар.
2017 елда диспансерлаштыру узучылар арасында 184 кешенең анализы тикшерелде. Шуларның 21ендә начар нәтиҗә күзәтелде, өч кешегэ яман шеш диогнозы куелды.
- Туры эчәк рагын операция ясап дәвалыйлар, кайбер очракта аның урынына химиятерапия ягъни нурланыш терапиясе кулланалар. Кеше вакытында табибка мөрәҗәгать итсә, ул кушканнарны үтәсә, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Онытмагыз, авыруны кисәтү дәвалауга караганда һәрвакыт жинелрәк! Сезнең сәламәтлек - сезнең үз кулыгызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район үзәк сырхауханәсенең врачонкологы туры эчәк рагы һәм аны китереп чыгаручы сәбәпләр турында сө...