Район үзәк сырхауханәсендә Донор көне оешкан төстә узды
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан алу үзәгенең күчмә бригадасы Кайбычта халыкның активлыгына уңай бәя бирде.
– Донор булу – бик тә гуманлы алым. Кан бирергә теләүчеләр без килүне иртәдән үк көтеп тора иде инде. Донор көнен шулай югары дәрәҗәдә оештырган өчен без районның баш врачы Гөлнара Сафиуллинага тирән рәхмәтлебез. Донорларга аерым рәхмәт сүзләребезне ирештерәсебез килә, – диде бригада җитәкчесе, врач-трансфузиолог Хәйдәр Габдрахманов.
Әйе, чыннан да, иртәнге сәгать сигезгә үзәк сырхауханә алдындагы мәйданга халык шактый күп җыелган иде. Район үзәгеннән генә түгел, авыл җирлекләреннән дә килеп җиткәннәр. Зур автопоезд – кан алуның мобиль станция¬се шул мәйданга туктаган иде. Олы Кайбычтан Сания Нәфыйкова белән Илдүсә Гарәфетдинова чират башында тора, аларның донорлык стажы шактый зур икән инде. Ә менә Олы Подберезьедан Светлана Кириллова донорлар сафына баса гына әле.
– Минем әле беренче генә тапкыр кан бирүем. Әмма үземә бер тапкыр, кызыма ике тапкыр чит кеше каны салганнары булды. Безнең гомерне башкалар ярдәме белән саклап калганнар икән, хәзер үзем дә бурычымны кайтарырга, башкалар сәламәтлеге хакына үз көчемне кертергә тиешмен. Мин тапшырган кан да кемнеңдер гомерен саклап калуга ярдәм итәчәк бит, – диде ул.
Гөлнара Илдусовна хәбәр иткәнчә, бу көнне йөз кеше кан бирергә теләк белдергән. Бу кадәр кеше җыелуына ул, үз чиратында, авыллардагы фельдшерларга рәхмәтле. «Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, 100 кешенең 82сеннән кан алдылар, безгә бирелгән план арттырып үтәлде. Бер кешедән 450 миллилитр кан алдылар, барлыгы 37 литр кан җыелды», – диде ул.
Кан тапшырырга килгән һәр кешенең башта сәламәтлеген тикшерделәр. Врач- трансфузиолог алар белән консультация үткәрде, кан басымын, температураларын, гәүдә авырлыгын үлчәделәр, нинди чирләр кичерүләрен сорадылар. Лаборант кан группасын билгеләде, гемоглобин күләмен тикшерде. Мобиль станция эчендәге барлык кабинетларда да тикшерү узганнан соң гына кан алырга ярыймы-юкмы икәнлеген билгеләделәр. Донорлык рөхсәт ителүчеләргә башта печенье белән баллы кайнар чәй эчерделәр, бу кан бирүчеләрнең хәлләре бетеп китмәсен өчен каралган. Чәйдән соң, шәфкать туташлары Татьяна Марабаева белән Алсу Сәгыйтова аерым блокта кан алды.
Статистика буенча, үз гомерендә һәр өченче кеше кан салдыруга мохтаҗ икән. Донорларның саны елдан-ел арта баруы күркәм күренеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев