Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Районда ике теллелек буенча дәүләт законы үтәләме?

26 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев видеорежимда, республикада ике дәүләт теле (татар һәм рус телләре) Законнарының катгый һәм тайпылышсыз үтәлеше буенча киңәшмә үткәрде.

Анда сүз торак пунктлар, урам, елга исемнәре, сәүдә, мәдәният, мәгариф һәм башка объектларда вывескалар, оешма, учреждениеләрдә белдерүләр, норматив актлар, Карарлар, башка рәсми документлар, мәгълүматларның, район сайтындагы хәбәрләрнең закон кушканча төгәл һәм дөрес итеп ике телдә язылышы турында барды. 
Киңәшмәдән соң, Кайбычта бу эшне контрольдә тотучы район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев бездә дә бу юнәлештә шактый эш башкарылганлыгын, кимчелекләрне бетерү өстендә эшлисе эшләрнең күп булуын ассызыклады, җитәкчеләргә бурычлар билгеләде. Түбәндәге фотолар район үзәгендә ике теллелек буенча закон үтәлешенең торышын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев