Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Районда «Китап бәйрәме»

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар уздыра.

Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр, дәреслек авторлары белән очрашу, фикер алышу, автограф-сессия, яңа китаплар һәм уку-укыту методик ярдәмлекләре белән танышу һ.б кызыклы чаралар көтә.
Чираттагы «Китап бәйрәме» 2015 елның 17 декабрендә Олы Кайбыч Мәдәният йортында уза. Чарада шагыйрьләр Ленар Шәех һәм Рифат Сәлах, дәреслек авторлары, галимнәрдән Фоат Галимуллин белән Рәдинә Ягъфәрова катнаша.
Бәйрәм 14 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле. «Китап бәйрәме»нә рәхим итегез!
+6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районда «Китап бәйрәме»