Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Районда терлек азыгы хәзерләү тулы көченә дәвам итә

Кышлату чорында мул продукция җитештерәм дисәң, хәзердән үк җиң сызганып, маңгай тиреңне түгеп эшләргә кирәк. Мал азыгы хәзерләү барышы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин контролендә.

8 июньгә район буенча 4173 гектар мәйданда күпьеллык үлән урылган. Шуның 3689ы сенажга, 350 гектары печәнгә тотылачак. 134 гектар мәйдан яшел азык өчен урылган. Хәзерге вакытка 9894 тонна сенаж салынган, 350 тонна печән хәзерләнгән.
Күпьеллыкларны беренче катка уруда агрофирмалар өлгерлек күрсәтә. “Алтын кырлар”да – 561, “Дубрава”да – 501, “Гөбенә”дә 483 гектар мәйданда яшел масса урылган. “Туган як – Агро”да 347 гектар мәйданның 263 гектарында эш башкарылган. Агрофирмалар, хуҗалыклар хәзер бар көчне сенаж салуга юнәлдерә. “Туган як – Агро” хуҗалыгы планда каралган 805 тонна урынына 1062 тонна сенаж салырга өлгергән. Бу планга карата 132 процент тәшкил итә. “Родина” хуҗалыгы да планның яртысын диярлек үтәгән. Агрофирмаларда малларның баш саны шактый булу сәбәпле, терлек азыгын да күп хәзерләргә кирәк.
Хуҗалыкларда игеннәрне саклау эше дә дәвам итә. Чөнки эссе көннәр чүп үләннәре, корткычлар өчен уңай шартлар тудыра. Шуңа күрә игенчеләр иген басуларына чүп үләннәренә, корткычларга, төрле авыруларга каршы препаратлар сиптерә.
Шәхси хуҗалыкларда да печән хәзерли башладылар. Район авыллары буйлап узганда, капка төпләренә өеме белән яшел үлән кайтарып аударучылар еш очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев