Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Бу юлы да анда яңгыраган чыгышларда балалар язмышы өчен борчылу кызыл җеп булып ятты. Утырышны комиссия рәисе Фатыйма Бикбова алып барды.

«Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге мөдире Гүзәл Галиуллина ведомствоара социаль-тернәкләндерү комиссиясенең беркетмәсен  тәкъдим итте. Анда әти-әниләре спиртлы эчемлекләр белән мавыккан, балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән ике гаиләне ведомствоара исәпкә кую мәсьәләсен карау соралган иде. 
Бу гаиләләрнең берсендә мәктәп яшендәге ике улын әтиләре ялгызы гына үстерә, эчәргә ярата. Шул сәбәпле, балалар еш кына караучысыз кала. Матди керемнәре булуга карамастан (гаилә туендыручысын югалту буенча пенсия ала), торак-коммуналь түләүләр өчен бурычлары бар. Әлеге гаилә профилактика органнарының даими контролендә. Балаларның әтисенә бер генә тапкыр кисәтү ясалмаган, алкогольгә бәйлелектән дәвалану курсы үтәргә дә тәкъдим ителгән. Аның үзе аек булмаган чагында балаларны куркыныч хәлдә калдыруын таныйсы килми. Комиссия вәкилләре гаиләне ведомствоара исәпкә куярга дигән карар кабул итте һәм аны социаль-куркыныч хәлдән чыгару буенча чаралар билгеләнде. Моңа ирне алкогольгә бәйлелектән дәвалау, балаларның мәктәптән тыш, бигрәк тә җәйге ял вакытындагы мәшгульлеген оештыру һәм башкалар керә. 
Икенче бер гаиләдә шулай ук ике бала әнисез үсә. Аларның әтиләре эшләми, бөтен проблемалар да аның хәмер эчәргә яратуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Гаилә туендыручысын югалту буенча түләнүче пенсиягә яши. Бу балаларга кирәк-яраклар алу, аларны тәрбияләү өчен җитә, ләкин акчаның күпмедер өлеше аракыга тотыла, коммуналь хезмәтләр өчен дә түләмиләр. Ир-ат балаларының ни белән мәшгуль булуын да, аларны нәрсә кызыксындыруын да, уй-хыялларын да белми. Аның белән алып барылган профилактик эш тә уңай нәтиҗә бирмәгән: ул эшкә урнашмаган, эчүен дә ташламаган. Беренче очрак кебек, бу гаиләне дә ведомствоара исәпкә куйдылар. 
Кызганыч, болар әти-­әниләрнең эчеп, балаларын язмыш кочагына ташлауның бердәнбер очрагы түгел. Бу балалар ярату һәм наздан мәрхүм булып кына калмый, контроль булмау сәбәпле, аларны өйдә дә, урамда да хәвеф-хәтәр сагаларга мөмкин. Алар үз эченә бикләнә яки агрессив булып үсә. 
Профилактика органнары вәкилләре мондый гаиләләргә рейд белән чыга, даими эш алып бара. Шулай да спиртлы эчемлекләргә бәйлелектән дәваланмыйча гына туры юлга басучылар сирәк. 
Утырышта балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм аларның караучысыз калуларын кисәтү буенча эш алып баручы органнарның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Хәзерге вакытта сигез гаилә ведомствоара исәптә тора. Аларда 11 бала тәрбияләнә, шуларның бишесе вакытлыча приютка урнаштырылган. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, ведомствоара исәпкә дүрт гаилә куелган, аларда алты бала тәрбияләнә. Дүрт гаилә, уңай якка үзгәрү сәбәпле, ведомствоара исәптән төшерелгән. 
Балалар – безнең киләчәгебез. Олыгайган көнебездә аларга биргән тәрбия җимешләрен татыячакбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев