Районыбыз кырларында эш гөрли
Соңгы еллардагы корылык игенчене кырыс һава шартларында эшләргә өйрәтте. Хәзер яуган яңгырларга сөенәләр алар. Гүя яңгыр түгел, алтын ява. Игенчеләр сабан культуралары чәчүне төгәлләде, техник культуралар чәчәләр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда чәчү барышы белән урыннарга барып таныша. Бу юлы баш аграрий Фиргать Басыйров белән берлектә «Гөбенә», "Подберезье" хуҗалыгы кырларын карадылар. Турминскийда "МТЗ-2112" тракторына тагылган чәчү агрегаты белән тракторчы Василий Федоров, чәчүчеләр Виталий Сулагаев, Александр Матвеев һәм Сергей Козлов сабан бодае чәчә.
- Техника ышанычлы, кыр эшләре башланганчы яхшылап ремонтладык. Орлык, минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары белән дә өзеклекләр булганы юк, сменага 40-50 гектар мәйданда эш башкарабыз, - диде Василий.
Мәлкидә "Нью Холланд"тагы "Хорш" чәчү комплексында Петр Тараканов сабан бодае чәчә иде. Бу кырда "Бюлер" тракторында Валерий Алексеев, "Класс-Атлас"та Фәнис Галәтдинов чәчү өчен туфрак әзерли, шофер Николай Таймасов орлык белән тәэмин итә.
- 2005 елда Кайбыч һөнәр училищесын тәмамлагач, тракторга утырдым. Армиядән кайтып, авылда калдым. Хәзер куәтле "Нью Холланд"та эшлим. Мин көндезге сменада эшләсәм, икенче сменага абыем Василий килә, - ди яшь механизатор Петр.
- Бу кырда "МТЗ-1221"дә Ринат Исламов, чәчүчеләр Равил Бикбов, Шамил Сәлахетдинов, Фәнил Әхмәтҗанов сабан бодае чәчә. Агрегатка Хәсби Хәйретдинов, Булат Камалов орлык сала. Рифат Шәрәфетдинов чәчү өчен туфрак әзерли, Булат Рәхимҗанов катоклый. Эш комплекслы алып барыла. Ашату да яхшы оештырылган, - диде Чүтидә управляющий Фәнис Насыйров.
"Подберезье"да өч "Беларусь" тракторы сабан бодае чәчә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев