Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ренат МОТЫЙГУЛЛИН, «Алтын кырлар» җәмгыяте директоры: “Кайбыч уңганнарына дан”

«Хөрмәтле райондашлар, җәмгыятебез уңганнары!

Сезне чын күңелемнән татар халкының иң кадерле, күңелле бәйрәмнәренең берсе – Сабантуе белән котлыйм. Кайбычта хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл кешеләр яши. Бу бәйрәмне җәмгыятебез хезмәтчәннәре күтәренке кәеф белән каршы ала. Чөнки авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларыбыз күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Игенчеләр, бар тырышлыкларын, эш тәҗрибәсен бергә туплап, тырышып эшләде, быелгы уңышка ныклы нигез салды. Икмәк – байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез көчле, имин булыр. Ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев