Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Республиканың “Йолдызлык” фестивале талантлары Кайбычта. Фоторепортаж

"Йолдызлык" фестивале Татарстанда быел унбишенче тапкыр үткәрелде.

Шушы еллар эчендә анда бик күп талантлар тәрбияләнде, сәнгать юлыннан китүчеләр дә күп булды. Әле шушы араларда гына шушы фестивальдә төрле елларда җиңү яулаган егет-кызлар Кайбыч сәхнәсендә чыгыш ясады. Алар республиканың төрле районнарыннан, күбесе хәзер Казанда яши, Мәскәүдә укый. Чыгыш ясаучылар арасында Балык Бистәсендә туып-үскән Зәринә Хәсәншина, Теләчедән Ранис Гатауллин, Питрәчтән Зилә Гыйматова, Игнат Изотов, Түбән Камадан Әмир Әхмәдишин, Яр Чаллыдан Эльмира Гыйльфанова, Казаннан Михаил Урицкий бар иде. Бу сәләтле яшьләрнең барысы да диярлек кечкенә яшьтән үк "Йолдызлык" фестивалендә чыгыш ясаган һәм зур җиңүләр яулаган. Алар белән беррәттән Кайбыч талантлары- быел Казанда "Пирамида" сәхнәсендә гала-концертта беренче урынны яулаган Олы Кайбыч кызы Гөлназ Гайнуллина һәм бию буенча икенче урынга чыккан "Авыл денс" төркеме дә сәхнә тотты.

- Ә Кайбычтан без яратып өлгергән Камилә Сафиуллина "Йолдызлык" сәхнәсендә дүрт яшендә чыгыш ясый башлаган иде, алтынчы ел инде фестиваль белән бергә атлый ул. Без аңа сокланыбыз,- диде фестивальнең алыштыргысыз алып баручысы Марина Михайлова кызчыкка акчалата бүләк тапшырып.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тамашачыларга күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән өчен аларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республиканың “Йолдызлык” фестивале талантлары Кайбычта. Фоторепортаж