Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Рәис ГАЗИЗОВ, Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе директоры: “Сабантуй котлы булсын!

“Хөрмәтле кайбычлылар!

 Сезне ихлас күңелдән татар халкының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм! Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә
 калмый, халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традиция¬ләре якын һәм кадерле. Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Халкыбызны азык-төлек белән тәэмин итү өчен алар зур тырышлык куя. Бәйрәмдә данлыклы батыр-лар, хезмәт алдынгыларының урыны – мәйдан түрендә. Сезне милләтебезнең горурлыгы – Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән кайнар котлыйм. Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәсен! Күңелләре-гездә якты хисләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев