Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Рәхмәт сезгә, Кайбыч табиблары!

Барлык кешеләрне куркуга салган коронавирус дигән афәт мине дә читләтеп үтмәде.

Мин үзем Актаныш районының Богады авылыннан. Озак еллар буена мәктәп директоры булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Кодагыйларым Кече Кайбыч авылында яши. Бу якларның кешеләрен генә түгел, халык сәламәтлеге сагында торучы медицина хезмәткәрләрен дә яратып өлгердем. Коронавирус дигән начар чирдән 8 мартта иремне соңга юлга озаткан идек. Никадәр генә сак лансам да, бу авыру мине дә аяктан екты. Дөресен әйтәм, яшәүгә бер генә өметем дә калмаган иде инде. Сырхауханә ишекләрен күп таптый торгач, Кайбычтагы вакытлыча ачылган госпитальгә бик авыр хәлдә килеп эләктем. Дәвалануның беренче көнендә үк врачлар янымнан китмәде дә дияргә була, бик чабыштылар. Шәфкать туташлары система, уколларны ясап кына торды, дарулардан өзмәде. “Апа, хәлең ничек?” дип гел сорашып кына тордылар. Өстәвенә, шулкадәр яхшы ашаталар.Үз гомеремдә сырхауханәләрдә еш яттым һәм шундый фикергә килдем: Кайбыч сырхауханәсе Чаллы шәһәрендәге БСМП сырхауханәсе белән тиңләшерлек. Анда да шулай яхшы карыйлар.
Кайбыч врачлары мине ун көн эчендә аякка бастырды. Дөрес, хәл сезлек бар әле. Бу гадәти күренеш диделәр, чөнки чирнең характеры шундый. Баш врач Гөл нара Илдус кызы Сафиуллина җитәкчелегендәге үзәк сырхауханә коллективында Гиппократ антына тугры табиблар эшләвенә инандым. Яшь врачлар Язилә Баһавиева, Евгений Терентьев, шәфкать туташлары Эльвира Гарәфиева, Марина Осокина, Гөлназ Шаһизданова, Сәвия Гыйниятуллина, Гөлфизә Хәйретдинова, Җәвидә Бәдретдинова, кече медицина хезмәткәрләре Рузалия Шакирова, Гөлчәчәк Гыйсмәтуллина, Алсу Фәттахова, Нәзилә Баһаветдиновага һәм башка хезмәткәрләргә чын күңелдән рәхмәт. Рәхмәтемнең иң зурысы, әлбәттә, баш табиб Гөлнара Илдус кызына. Ул ныклы ихтыяр көченә ия булган олы җанлы табиб икән. Кайбычлылар баш врачтан уңган! Олы йөрәкле, алтын куллы табибларның һәрберсе алдында аерым-аерым баш ияр идем. Авылда шул дәрәҗәдә югары медицина хезмәте күрсәтүләренә сокландым. Безнең кебек авыруларның хөрмәте һәм рәхмәте сезне гомер буе кайгы-хәсрәтсез яшәтсен, беркайчан да борчулар килмәсен.

Галия Гыйльманова,
Актаныш районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев