Россия Героен үстергән ана йортында ремонт эшләре бара
Кече Мәме авылында туып-үсеп, Украинада барган махсус хәрби операция барышында геройларча һәлак булган Владимир Козинның әнисе йортында бүгенге көндә ремонт бара.
Бу эштә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да ярдәм итә.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева геройның әнисе Анна Михайловнаның өендә ремонт барышы белән танышты. Аның сәламәтлеге белән кызыксынды, герой тәрбияләгән анага төрле яклап ярдәм итәчәкләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев